29 ноябрьдә «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәту комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәту автоном дәүләт учреждениясе #«ЮмартСишәмбе дип исемләнгән урам акциясен уздырды.
Акция кысаларында түбәндәге чаралар уздырылды: «Юмарт Сишәмбе» дип исемләнгән урам акциясе (халыкка бөтендөнья хәйриячелек көне турында мәгълүмат җиткерү), Казан Кремленың «Пушечный двор» музее һәм «Манеж» күргәзмә залы хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар өчен иҗади хәйрия мастер-класслары, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган гаиләләр өчен Mary Kay компаниясен визажист-волонтерларының хәйрия программасы, Республика яшүсмерләр китапханәсендә урнашкан, рәссам Михаил Краевның шәһси күргәзмәсенә экскурсия.