29 нчы ноябрьдән 1 нче декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының актлар залында "Катарсис" версия 8 яңа программа укыту семинары узачак. Биредә Республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре катнашачак.
Дәресләрне Санкт-Петербург шәһәре "Катарсис" фәнни-җитештерү концернының 2 укытучысы уздырачак.
Семинарда Министрлык белгечләре һәм 100гә якын халыкны эш белән тәэмин итү үзәге делегат катнашачак.