Кукмара "Тылсым" үзәге волонтерлык проектын булдыру буенча тренингта катнашты

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече ДЦ "Волонтер” волонтерлары интерактив тренингта катнашты.

Әлеге чара Арча балалар сәнгать мәктәбе базасында узды. Тренингтан соң, волонтерлар үзәк белгечләре белән берлектә Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты. Биредә хәйриячеләр кечкенә концерт оештырып, интернат карамагындагыларга бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International