Иртәгә #ЮмартСишәмбе акциясе кысаларында Ново-Чурилинский психоневрологик интернатында хәйрия ярминкәсе узачак. Әлеге ярминкәдә интернат карамагындагыларның иҗади эшләр күрсәтеләчәк.
"Ярминкәдә тәкъдим ителгән һәр нәрсә үзенә күрә уникаль. Барлык алынган акчалар да авторларның осталык дәрәҗәсен күтәрү өчен материаллар алырга тотылачак", - дип сөйләде интернат белгечләре.