Традиция буенча министрлык карамагындагы учреждениеләр Әниләр көненә багышланган тематик акция, мастер-класс һәм бәйрәм чаралары үткәрде.
Шулай итеп, Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагогы Гөлназ Хөснетдинова "Иң кадерле кеше" дип исемләнгән конкурс үткәрде.
Әниләр көне уңаеннан шундый ук чаралар Кукмара “Шәфкатьлек” үзәге, Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Саба "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды.