Халыкара инвалидлар көне алдыннан Россия Федерациясе Федераль Җыелыш Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Яңа Чишмә "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә торучы инвалидларга хәйрия ярдәме күрсәтте. Депутат Исеменнән ярдәмче Ирина Волоснова утыз өч өлкән яшьтәге гражданнарга продуктлар наборы тапшырды.
Үзәк коллективы һәм өлкән яшьтәге гражданнар ихлас рәхмәтләрен җиткерде.