Бүген Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тематик кичә үтте.
Чарада әниләргә багышланган төрле шигырь һәм җырлар яңгырады. Моннан тыш, виделролик, презентацияләр дә күрсәтелде.
Әниләргә котлау сүзләре, аларның фидакарь хезмәте өчен рәхмәтләр җиткерелде.