Әлмәт "Опека" үзәге “Юмарт сишәмбе” акциясенә кушылды

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бүген Әлмәт "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә калган һәм аз керемле гаиләләрдән балалар өчен "I пляжы" кафесында хәйрия акциясе үткәрде. Чарада 30 бала катнашты.

Чараның программасына сабын куыгы шоуы, мавыктыргыч уеннар, бию төркемнәренең чыгышы һәм вокаль номерлар кергән иде. Балалар актив рәвештә уеннарда катнашты, яшь артистларның чыгышын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International