Лаеш үзәгендә "Дон" күп функцияле комплекс кулланалар

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагоглар көн саен төрле уен формасында балалар-инвалидларга гади көнкүреш күнекмәләрен өйрәтә. Биредә белгечләр "Дон" күп функцияле комплексын кулланалар.

Әлеге комплекска 11 планшет һәм стенд керә. Алар вак моторика һәм интеллектуаль күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән чаралар үткәрергә ярдәм итә.

Дәресләр уен формасында уза. Белгечләр сүзләренчә, "Дон" комплексы төрле күнегүләр үткәрергә, логик һәм абстракт фикерләүне үстерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International