Югары Ослан интернат-йортында “Юмарт сишәмбе” акциясе кысаларында төрле чаралар үткәрелде

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Иннополис укучылары булып кайтты.

Әниләр Көне алдыннан, шулай ук “Юмарт сишәмбе” акциясе кысаларында лицейның иҗади активистлары интернат карамагындагылар өчен бәйрәм концерты куйды.

Чара барышында тамашачыга лицеистларның ансамбль җырлары, биюләре тәкъдим ителде.

Концерт ахырында барлык укучылар да өлкәннәргә әзерләгән бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International