Питрәч “Шатлык” приютында мәктәп яшендәге тәрбияләнүче балаларга 24 ноябрьдә “Ак Барс-Питрәч” ҖЧҖ белгечләре тарафыннан Татар Тау иле авылындагы терлекчелек комплексына һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырылды.
Балалар авыл җирендәге һөнәрләр белән танышты, техника һәм аппаратураларны күрде.
Экскурсия барышында балалар сөт ризыкларның файдасы турында, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының балалар ризыгын әлеге оешма сөтеннән әзерләнүен белде.
Экскурсиядән соң балалар терлекләрне карау әһәмиятле һәм күпкырлы эш булуын аңлады.