Әниләр көне уңаеннан Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә төрле тематик акция, мастер-класслар һәм бәйрәм чаралары узды.
Шулай итеп, Саба "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Волонтер" отряды белән берлектә балаларын югалткан әниләр өчен үз куллары белән ясалган истәлекле бүләкләрне тапшырды.
Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Эльвира Шакирова кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Шулай ук, Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы "Җылы гаилә" тренинг элементлары кулланып, күп балалы гаиләләр белән дәрес уздырды.
Шундый ук чаралар Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикләнгән балалар балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге һәм "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды.
Моннан тыш, Бишевский мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган чара оештырылды.