23 нче ноябрдә “Шатлык” приютында “Үзем булдырам “ проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Крючок белән бәйләүнең төп алымнары” темасына түгәрәк булып узды. Әлеге түгәрәкнең максаты булып балаларны бәйләүгә кирәкле булган эш коралы, материаллар белән таныштыру торды.
Түгәрәк барышында балалар крючок белән бәйләүнең төп алымнары белән танышты, бирелгән үрнәкләр буенча биремнәрне үтәде, схемага карап бәйләү серләренә дә төшенде.