Әниләр көне уңаеннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Регина Охотникова "Әнигә хат" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып бала-ана мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү торды.
Дәрес барышында психолог балаларга үзләре турында, әнисе, аның һөнәре һәм шөгыльләре турында сөйләргә кушты.
Әңгәмәдән соң, балаларга әниләренә хат язарга тәкъдим ителде.