Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрның беренче урынбасары Марат Гафаров "Татар радиосы" радиостанциясенең "Туры эфир" тапшыруының кунагы булды.
Әңгәмәнең төп темасы булып төрле категория гражданнарны эшкә урнашу һәм аларга социаль ярдәм күрсәтү торды. Аерым алганда, халыктан күп балалы аналарга һәм хезмәт ветераннарына тиешле ташламалар, хезмәт мөнәсәбәтләре турында сораулар килеп иреште.
Министрлык вәкиле гражданнарның сорауларына туры эфирда сәгать 10:00нан 11:00гә кадәр җавап бирде.