Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, Яр Чаллы «Портал» ҖЧҖ хезмәткәренә хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды. Суммасы 32,5 мең сумны тәшкил итә.
Шулай ук, үз эшчәнлеген төзелеш өлкәсендә алып барган Казан шәһәре «Казметрострой» АҖ хезмәткәренә 84,0 мең сум бурычын кайтарган. «Триал-Авто+» ҖЧҖ 30 хезмәткәренә 337,0 мең сум күләмендә акчасын түләгән.
Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.