Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә күп балалы һәм өч яшькә кадәр балалары булган хатын-кызлар өчен семинар-тренинг узды.
Чараның теоретик өлешендә эш белән тәэмин итү үзәге психологы Снежана Лунева презентация күрсәтте, практик өлешендә исә эш эзләүдә гамәлләр алгоритмы турында сөйләде.
Семинарда хатын-кызларга буклетлар тапшырылды, методик материаллар бирелде, Чарада барлыгы 12 кеше катнашты.