Буада күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр

2016 елның 25 ноябре, җомга

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Халыкара әниләр көне бәйрәм ителә. Электән хатын-кызны яңа тормышка җан бирүче итеп хөрмәт иттеләр. Бу көнне барлык Эниләргә дә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә!

25 ноябрь көнне Буа районы драма театрында Халыкара әниләр көненә багышланган чара оештырылды. Бәйрәмгә районның 4 һәм аннан күбрәк балалар булган күпбалалы әниләр, опека һәм баланы тәрбиягә алган гаиләләр чакырылды.

Тантанада социаль өлкә җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешмалар катнашты. Бәйрәм Буа муниципаль районы башлыгыА.К.Айзетулов котлау сүзләре  белән башланып китте. Герой-аналарга, Буа районының эчке эшләр бүлеге тарафыннан хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларның аналарына, Әфган һәм Төнъяк Кавказ регионында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең аналарына акчалата ярдәм һәм чәчәкләр тапшырылды. Әниләргә зур бүләк булып районның үзешчән сәнгать артистларының чыгышлары торды.

Барлык чакырылган гаиләләргә дә матди ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International