Бөгелмә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә аналарны данладылар

2016 елның 25 ноябре, җомга

Бүген Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр Көненә багышланган чара узды.

Иң акыллы, матур, яраткан һәм кайгыртучан әниләр интеллектуаль викторинада катнашты. Балалар, үз чиратында, музыкаль номерлар әзерләгән иде. Шулай ук, чара барышында, балалар әниләренә үз куллары белән эшләгән бүләкләрендә дә тапшырды.

Белгечләр фикеренчә, Әниләр Көне хатын-кызның тагын бер тапкыр бөеклеген ассызыклаучы бәйрәм булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International