Буа "Гармония" үзәге карамагындагы балалар әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерде

2016 елның 25 ноябре, җомга

Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Преодоление" клубы әгъзалары белән " Әниләр Көненә багышланган чара үткәрде.

Бәйрәм традицион котлаулардан башланып китте. Аннары төрле уеннар, конкурслар игълан ителде.

Балалар үз чиратында шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Шулай ук, үзәк карамагындагылар әниләренә рәхмәт сүзләре дә җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International