Арча “Мәрхәмәтлелек үзәге”ндә Әниләр көненә багышланган кичә узды

2016 елның 25 ноябре, җомга

Арча “Мәрхәмәтлелек үзәге” социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре өлкәннәргә әниләр коненә багышланган ”Әле дә син бар,Әни,доньяда” дип исемләнгән  зур эчтәлекле концерт- тамаша әзерләде.

Әлеге чарада  Яңа Кенәр мәктәбе укучылары, Ташкичү мәдәният йорты хезмәткәрләре, бүлектә тернәкләнү узучы өлкәннәр катнашты. Җыр, биюләр, уеннар белән үрелеп барган кичә тагын да ямьләндереп, гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган “Варислар берлеге” хәрәкәте ветераны Малкин исемендәге премия лауреаты Бәдретдинова Әлфия Галләм кызы үзенең “Пионер эше профессоры “дигән китабын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International