Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Хлопунова янында булып кайтты.
Визит барышында балалар шигырьләр сөйләде, дуслык турында җыр җырлады, ветеранга үз куллары белән ясаган истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Очрашу дустанә атмосферада үтте. Приют карамагындагы балалар Валентина Семеновнага нык сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык теләде.