Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә Әниләр көненә багышланган “Әнием, минем кояшым!” дигән күргәзмә оештырылды. Балалар бик тырышып төсле карандашлар һәм акварельләр ярдәмендә әниләренең портретларын ясады.
Балалар ясаган портретлар әниләр өчен иң кадерле бүләк булды.