Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштырырга теләк белдергән эш бирүчеләр игътибарына

2016 елның 25 ноябре, җомга

6 декабрьдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк. Барлык милек формасындагы эш бирүчеләр әлеге ярминкәдә катнаша ала.

Катнашуга гаризалар 2016 елның 2 нче декабренә кадәр кабул ителәчәк.

Ярминкә сәгать 10:00да Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 46 адресы буенча узачак.

Белешмәләр өчен телефон (843) 5-54-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International