Шушы көннәрдә Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Көзге палитра" дип исемләнгән экологик уен оештырылды.
Чараның максаты булып инвалид балаларга әйләнә-тирә мохитне сакларга кирәклеге турында аңлату торды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар үткәрү табигать турында белемнәрне киңәйтә, аңа сак караш тәрбияли.