Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барган Яңа Чишмә районы «Сөт иле» ҖЧҖ 286 хезмәткәренә хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды. Суммасы 3360,0 мең сумны тәшкил итә.
Шулай ук, Бөгелмә «Мелиорация» ААҖ 150 хезмәткәренә 2825,3 мең сум хезмәт хакы бурычын кайтарган.
Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.