Кама Тамагы "Богородский рай" үзәгендә Әниләр көненә багышланган чара узды

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Дөнья әнидән башлана" дип исемләнгән чара үткәрде.

Чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче 6 гаилә катнашты. Гаиләләр белән төрле конкурслар үткәрелде, төрле табышмаклар чишелде.

Чара ахырында үзәк директоры Наталья Зиннәтова барлык гаиләләргә актив катнашкан өчен грамоталар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International