Минзәлә картлар йортындагы өлкәннәр “Аш-су мәктәбендә” шөгыльләнәләр

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Минзәлә картлар йортында яшәүче өлкәннәр актив рәвештә эшләп килүче “Аш-су мәктәбенә” йөриләр, аш-су әзерләү һәм пешерү нечкәлекләрен исләренә төшерәләр, өйрәнәләр.

Әлеге дәресләрдә алар салат, бутерброд ясады, коймак пешерделәр. Интернатның шеф-повары Булатова Гөлфия, повар Липина Вера һәм социаль эш буенча белгеч Фаттахова Ландыш әлеге практик дәресләрне үткәрәләр.

Кичә 23 ноябрьдә, мәсәлән, аш бүлмәсендә тәмле коймак пешерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International