Яшел Үзәндә махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узачак

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

6 декабрьдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидлар декадасы уңаеннан махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырачак.

Эш эзләүчеләргә предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре белән аралашырга, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау бүлеге, пенсия фонды белгечләреннән консультация хезмәте алырга мөмкинлек биреләчәк.

Чара сәгать 10.00да Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 46 адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International