Чистай укучылары эшчеләр һөнәре белән танышуын дәвам итә

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

"Киләчәккә билет" проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече 3№ гимназия укучылары өчен  «Производство внешних оформлений» ҖЧҖенә экскурсия оештырды.

Предприятие директоры Юлия Карпова җитәкчелегендә гимназистлар 3 цехта булдылар. Экскурсия барышында укучылар кул сәгатенең компонентларын һәм җитештерү процессы белән танышты. Аннары берничә төркемгә бүленеп, бригадирлар җитәкчелегендә укучылар эшче һөнәрләре буенча мастер-классларда булды.

Балалар зур кызыксыну белән предприятие хезмәткәрләре эшен күзәтте, кызыксындырган сорауларын бирде, әңгәмәдә актив катнашты.

Чара азагында барлык укучыларга да үзәк хезмәткәрләре истәлекле сувенирлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International