Бөгелмә "Возрождение" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы узды.
Чара берничә этаптан торды: күңелле зарядка һәм спорт марафоны.
Физик культура инструкторы Светлана Башкирова фикеренчә, барлык катнашучылар да оештырылган чарадан канәгать калды.