Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында балалар йорты карамагындагылар белән берлектә "Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян сала" дип исемләнгән тематик чара узды.
Чараның максаты булып тәмәкегә тискәре караш формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау торды. Чарада катнашучылар төрле тематик кроссвордлар чиште, видеороликлар карады.