"Изгелек" үзәге психологы тренинг үткәрде

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

2016 нчы елның  21 нче ноябрендә  Яр Чаллы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы Халыкара әниләр бәйрәме уңаеннан  “Әниемнең елмаюы” дигән темага мини тренинг үткәрде. Биредә  10 мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр   катнашты.

Чараның максаты булып әниләргә һәм хатын-кызларга  булган мөнәсәбәтләрне саклау, гаилә тормышын ныгыту торды.

“Әниемнең елмаюы” дигән  мини тренингта инвалидларның балалары һәм оныклары ясаган рәсемнәрдән  һәм фотосурәтләрдән күзгәзмә  куелган иде. Рәсемнәрне караганнан соң,  инвалидлар яшь чакларын искә төшереп, тыныч күңел белән таралышты. 

Инвалидлар истәлекле бәйрәм үткәргәннәре өчен психологка һәм башка катнашучыларга  рәхмәт сүзләре җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International