Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Наталья Щербакова үзәктә тернәкләнү узучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Бөтендөнья сәламләү көненә багышланган чара оештырды.
Чарада катнашучылар бәйрәмнең тарихы һәм аның гореф-гадәтләре белән танышты, викторинада катнашты.