"ТР яшьләренә патриотик тәрбия бирү" программасы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ольга Плаксина балигъ булмаганнар балалар арасында "Бөтендөнья сугышы эзләреннән" дип исемләнгән әңгәмә уздырды.
Чара балигъ булмаганнарда үз Ватанына карата патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Социаль педагог балаларга Туган илен яклаган кешеләр алдында бурычлы булуы турында искәртеп үтте.