Мамадыш районында ведомствоара рейдлар оештырылды

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Мамадыш "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм психологлары ТР буенча Россия күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе дәүләт учреждениесенең белгечләре белән берлектә өстәмә ведомствоара рейдлар оештырды.

Әлеге чара социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Рейд барышында ведомствоара патронажда торучы ике гаилә, биш күпбалалы һәм ике аз тәэмин ителгән гаиләләрнең йортларында автоматик янгын сигнализациясе системасы урнаштырылды.

Шулай ук чараны оештыручылар профилактик әңгәмәләр дә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International