16 ноябрьдә Түбән Камада шәһәркүләм һөнәри юнәлеш бирүче чара узачак.
Түбән Кама районы урта мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучыларының һөнәри осталык конкурсының ачылу тантанасы “Түбән Кама нефть - химия көллияте” базасында сәгать 08.00дә башланачак.
Билгеләп үтик, әлеге һөнәри юнәлеш бирүче чара яшьләр арасында Түбән Кама районының хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан оештырыла.