"Наз" үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә чираттагы чара оештырды

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 10 ноябрендә “Наз” үзәге социаль педагоглары “Волонтер” үзәге активистлары белән берлектә Кили башлангыч мәктәп-балалар бакчасы базасында әниләр көненә әзерләнү максатыннан укучылар белән дәрес уздырдылар. Оештыручылар якынлашып килүче Әниләр көне турында сөйләде, һәрбер баланы яхшы, тыңлаучан булырга, әти-әниләрен тәртипләре, укудагы уңышлары белән куандырып торырга чакырды. Чара барышында катнашучылар ваза-открыткалар ясады. Һәр бала бәйрәм көнендә “Наз” үзәге карамагындагы өлкәннәрне бүләкләре белән куандырыр өчен бар көчләрен биреп эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International