"Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Вадим Япаев һәм Ләйсән Фаррахова социаль-психологик программасын эшләгән.
Әлеге программа балигъ булмаганнарның психик сәламәтлекне профилактикалауга юнәлдерелгән һәм бер елга исәпләнгән. Аның нигезендә ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәте идеясе тора. Нәкъ менә шуңа күрә һәр дәресне ир-ат һәм хатын-кыз үткәрә.
Барлык дәресләр дә уку елы дәвамында Яр Чаллы шәһәре 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында үткәреләчәк.