Бүген Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Чапшар авыл җирлегендә булып кайтты.
Социаль педагоглар Гөлшат Сәлахова һәм Наталья Закирова Килиевский балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән тормыш куркынычсызлыгын профилактикалау буенча дәрес оештырды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль белгечләре Гөлнара Якупова һәм Гүзәл Кәлимуллина Бөек Ватан сугышы ветераннары, тол хатыннары, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның йортына барды. Барлык гражданнарга янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлек һәм элемтә өчен телефоннар тапшырылды.
Аннан соң авыл клубында җыелыш булып узды. Биредә авыл халкы, мәшгульлек үзәге директоры Зиннур Зәйнуллин, "Наз" үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, пенсия фонды идарәсе белгече Рузилә Рамазанова, дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгече Гөлназ Сафина катнашты.