2016 елның 10 ноябрендә шәһәркүләм вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Ярминкәнең төп максаты булып халыкка эшкә урнашуда, буш эш урыннары спектрында дөрес ориентлашуда ярдәм итү торды.
Эш эзләүчеләр белән очрашуга шәһәрнең 19 оешмасыннан түбәндәге кадрлар хезмәте килгән иде:ПАҖ “КАМАЗ” Пресс-рам заводы, “Начало” ҖЧҖ, “СЙ Дуслык” ҖЧҖ, “КАМАЗ” Кою заводы ПАҖ, “ОЛЕОКАМ” ҖЧҖ, “СодексоЕвроАзия” ҖЧҖ, “РариТЭК сервис компаниясе” ҖЧҖ, Башкарма комитетның Үзәк район хакимияте, “КАМАЗ” Сәүдә-финанс компаниясе склады ҖЧҖ, “ҖКФ “Авто ЛТД” ҖЧҖ һ.б.
Ярминкә барышында бүлек башлыгы, икътисадчы, инженер-конструктор, инженер-технолог, менеджер, мастер, келәтче, эш бүлүче, хисапчы, тикшерүче, кассир, пешекче, термист, автобус йөртүче, төяү машиналарын йөртүче, сатучы, балта остасы-бетончы, электромонтер, аккумуляторчы, стропальщик, электрон-исәпләү машиналары операторы, чистартучы, компрессор җайланмалары машинисты, магнит һәм ультратавыш контроле дефектоскописты, кран машинисты, штамплаучы, слесарь, транспортировщик, лаборант, җыештыручы, укчы, булышчы эшче, төргәкләүче-төрүче, кухня эшчесе һ.б. һөнәрләр буенча вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде.
Шулай ук, мәшгуллек үзәге белгечләре ярминкәгә килүчеләргә эшне интернет-ресурслар аша эзләргә булу мөмкинлеген әйтте һәм шул исәптән Рәсәйкүләм “Рәсәйдә эш” буш эш урыннары порталыннан файдалану мөмкинлеген дә җиткерде.