Зәйдә чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче күчмә чара узды

2016 елның 11 ноябре, җомга

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "PROFFнавигатор" проектын гамәлгә ашыруын дәвам итә. Бу юлы Зәй 4 нче һәм 6 нчы мәктәп укучылары «Заинский сахар» ААҖендә булып кайтты.

Экскурсиядә катнашучылар шикәр җитештерү процессы белән танышты. Аннары Зәй политехник көллиятенең остаханәләрендә булды.

Чара ахырында барлык балаларга да эш белән тәэмин итү үзәге әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International