Алабугада "Чыгарылыш сыйныф укучысы-2017" акциясе кысаларында уку урыннары ярминкәсе узды

2016 елның 11 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә Алабуга шәһәр мәдәният сараенда "Чыгарылыш сыйныф укучысы-2017" һөнәри юнәлеш бирүче акциясе кысаларында шәһәр мәктәбенең 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдә Казан федераль университетының Алабуга филиалы институты, “Социаль һәм гуманитар белемнәр институты”ның Алабуга филиалы, Алабуга политехника көллияте, Түбән Кама химия-технология институты, Казан федераль университетының Яр Чаллы институты, Яр Чаллы институтының Инженер-икътисад көллияте һәм башкалар катнашты.

800 дән артык югары сыйныф укучысы хезмәт базарындагы ихтыяҗы зур булган һөнәрләр, Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү структурасындагы заманча тенденцияләре турында белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International