Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барган Яшел Үзән шәһәре «Восход» ҖЧҖ хезмәткәренә хезмәт хакын түләү буенча өлешчә бурычын кайтарды. Суммасы 2 970,8 мең сумны тәшкил итә.
Шулай ук, «Бугульма-Пригород» ҖЧҖ 9 хезмәткәренә 179 мең сум акчасын түләгән.
Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.