Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балалар өчен "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖенә экскурсия оештырды.
Балалар җитештерү цехларында һәм участокларда булды, җитештерү белән танышты, заводта ихтыяҗы зур булган белгечлекләр турында белде.