Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре узган ярминкәгә йомгак ясады.
Исегезгә төшерәбез, "Преттль-НК" ҖЧҖ һәм "Лента" ҖЧҖ вәкилләре эш эзләүчеләргә 28 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән иде. Биредә пешекче-универсал, сатучы-логист, киң профильле сатучылар, инженер-технолог, персонал буенча менеджер, техник-технолог һәм башка һөнәрләр буенча вакансияләр бар иде.
Ярминкәгә барлыгы 25 граждан килгән иде, шуларның 17енә алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.