Һөнәр сайлау – авыр һәм мөһим адым тормышта, бигрәк тә булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына. Күп оешмаларда, балалар йортларында һөнәри юнәлеш бирү эше алып барыла. “Шатлык” приютында да бу мәсьәләгә җитди карыйлар. Әлеге эшнең максаты булып тәрбияләнүчеләргә бу тормышта үз урыннырын табырга булышу тора. Приют җитәкчелеге ярдәмендә, үзәк карамагындагылар проект өстендә инде эшлиләр. “Аш-су мәктәбе” проекты уңышлы гына эшләп килә. Теоретик эш белән беррәттән практик эштә алып барыла. Моннан тыш, балаларга һөнәрләрнең үзенчәлекләре турында сөйлиләр, рәсемнәр ясыйлар.
Күптән түгел генә һөнәрләргә багышланган альбом төзү чарасы да булып узды. Балалар бик теләп үзләренә ошаган һөнәр турында сөйләде, хәтта альбом битенә киләчәк һөнәрләрен дә ясады.
Киләчәктә дә әлеге эш балаларга әйбәт, яраткан эшне табарга ярдәм итәчәк дип ышанып кала үзәк хезмәткәрләре.