9 ноябрь көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина гаиләгә ялгыз яшәүче өлкәннәрне кабул итү турында сөйләде. «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева налогларны вакытында түләү турында әйтеп китте. Директор урынбасары Фәния Йосыпова терроризм турында мәгълүмат җиткерде.
Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.