Бүген Кукмара "Милосердие" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы үзәк тәрбияләнүчеләре өчен балалар китапханәсенә экскурсия оештырды.
Китапханәче Фирдания Закирова "Россия – минем Туган илем" темасына әңгәмә алып барды. Чара барышында балаларга Халыклар бердәмлеге көненең тарихын сөйләделәр.