Зәйдә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Яр Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама кадрлар хезмәте катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Эш эзләүчеләргә эретеп ябыштыручы, слесарь, слесарь-ремонтчы, стропальщик, транспортировщик, штамповщик, грузчик, маляр, автомат линия операторы, кладовщик кебек вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Чара сәгать 10:00да Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты 37б адресы буенча үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International